Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгында авыл хуҗалыгы кырларын электрон карталарга кертү турында утырыш булды.
Һәр хуҗалыкта кырларны йөреп чыкканннан соң, кыр чикләренең электрон карталарын системага җибәрәләр. Кырның картасын булдырганнан соң, белгечләр мәгълүмат кертәләр һәм кырның паспорты барлыкка килә.
Системада кырның эчтәлеге турында бар информация килеп чыга: чәчүлекнең хәле, эшләнгән эшләрнең мәйданы һ.б. Шуннан алып иген җыеп алганчы мәгълүмат оператив яңалыклар хәлендә системага китә барачак.