31 нче майда районның Үзәк китапханәсендә Бөтендөнья табак көненә багышланган ”Күзгә – төтен” дигән әңгәмә узды.
Көн саен урамда авызында тәмәке булган кешеләрне очратырга була. Хәзерге көндә олылар гына түгел, яшүсмерләрнең дә күбесе тарта.
Әңгәмә вакытында балаларга тәмәке тартуның глобаль зыян китерүен, аның әйләнә-тирә мөхиткә, кеше организмына тискәре йогынты ясавын аңлаттылар.