Биоресурсларга кул сузу

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Югары Ослан Прокуратурасы Зеленодольск шәһәренең 2 кешесенә: Владимир Макаров һәм Максим Тюнегинга һәм Марий Элдан Искәндәр Муллагалиевка карата җинаять эше ачты.

Алар алдан сөйләшенеп куелган балык тота торган урында су биоресурсларын (балык) урлаганнар. Бу УКРФ ның 256 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге буенча закон бозуга керә.

Алар 27 нчемай көнне бик зур ятьмәләр алып Каинки авылы янындагы Зөя елгасына аркылы куялар һәм вакыт-вакыт эләккән балыкны капчыкларга сала баралар. Алар китергән “ущерб” 58 000 гә исәпләнә. Бу җинаять эше судка тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International