1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне балаларның иң күңелле һәм иң бәхетле көннәре: каникуллар башлана, ял итү, күңелле походларга йөрү, су коену, кызыну, тәнне чыныктыру белән шөгыльләнә торган вакыт.
СССР вакытында бу бәйрәмдә төрле конкурс, ярышлар оештырылган, телевизордан балалар фильмнары күрсәткәннәр, гаилә спорт ярышлары киләчәк өчен бөек спортсменнар тәрбияләгән.
Бәйрәмгә багышлап, төрле районнарда төрле чаралар уза. Апас районында, мәсәлән, балалар Сабантуе оештырганнар. Анда безнең районнан да «Созвездие-Йолдызлык» та җиңүчеләрне кунакка чакырганнар.