Халыкара балаларны яклау көне

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Кадерле Югары Ослан халкы!

Ел саен җәйнең беренче көнендә бик күңелле һәм якты бәйрәм уза. Ул безгә, олыларга, тагын бер кат балаларыбыз өчен ни дәрәҗәдә җаваплылык йөкләтелгән икәнен искә төшерү өчен яхшы. Без балаларыбыз тыныч, матур һәм ярату атмосферасында  яшәсен өчен бар көчебезне кызганмаска тиеш.

Кадерле балалар! Мин сезнең иң изге теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Күңелле каникуллар, бәхет, шатлык, сәламәтлек сезгә һәм әти-әниләрегезгә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International