music – форум

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

29 майда гитара классы бүлеге укучылары өчен music – форум булып узды. Ул гитара музыкасы классикларына багышланган иде. Программага классикларның әсәрләре һәм аларны теоретик яктан анализлау кертелгән иде.

Форумның максаты – техник осталыкны үстерү генә түгел, ә аналитик фикер йөртүне дә арттыру иде: профессиональ рәвештә музыка телендә коментарийлар бирү, анализ ясау, нота текстында язганнарны дәлилләү.

Жюри членнары мондый форумнарны музыканың  башка төрләре буенча да үткәрергә кирәк дигән теләк белдерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International