23 нче майда 11 беренче сыйныф укучысы фортопьяно классы буенча музыка дөньясына кереп китәр өчен Музыка галиҗанәпләре кулыннан ачкыч алды. Ул медаль формасында ясалган. Һәр яшь пианист әле аз гына вакыт үтүгә карамастан, үзенең талантын күрсәтте. Аларны бу һөнәргә остазлары А.Г. Стрельникова һәм Л.В. Хуртина өйрәтә. Концерт номерлары әкияттән өзекләр һәм төрле уеннар белән катнаштырылган иде.