31 нче майда “Ривьера” күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин җитәкчелегендә “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең VII нче съезды булып узды. Анда 300 дән артык депутат катнашты. Бу съезд Политсоветның 3 еллык эшенә бәя бирде, алга таба төп бурычларны билгеләде.
Безнең районнан делегатлар арасында “Татиарстан – яңа гасыр” хәрәкәте рәисе Р. Ахметшин, Яшьләр клубы директоры Н.Котова, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге белгече В.Афанасьев һәм “Иделем яңалыклары” газетасы корреспонденты Е.Агеева катнашты.