Без барыбыз да балачак иленнән

2017 елның 2 июне, җомга

1 нче июнь көнне район үзәгенең ял һәм культура паркында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булды. Июньнең беренче көне юкка гына бәйрәм итеп билгеләнмәгән, ул каникуллар башланып киткән көн, балаларга шатлык алып килә торган көн, төрле маҗаралар көтә торган көн. Бу көнне балалар өчен иң талантлылар концерт программасы хәзерләде.

Беренче булып балаларны Башкарма комитет җитәкчесе Гөлия Камалетдинова котлады. Ул аларга яхшы кәеф, актив ял, әти – әниләренә сәламәтлек теләде.

Кызыклы әкият геройлары, уеннар, җыр-бию тынып тормады бу көнне, тәмле ризыклар, бүләкләр – бар да булды. Барысы өчен дә бәйрәмнең спонсоры булган депутаит Александр Черемновка рәхмәтен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International