1 нче июньдә Түбән Ослан клубында балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле эшләр” дип аталган квест-уен үткәрелде. Бу чарага балалар әти-әниләре һәм әбиләре белән килде.
Клуб мөдире Н.Селеванова һәм китапханә мөдире Нина Морозенкова балаларны төрле уенарга тартып викторина сорауларын чиштерделәр. Нәтиҗәдә бәйрәм пирогына килеп чыктылар. Балалар барысы да күңел ачтылар. Ахырдан бергәләп чәй эчтеләр.