“Акыллылар” уены финалы

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Казанның 179 нчы номерлы мәктәбендә ярымфиналга чыккан 32 бала “Акыллылар” уены финалында катнашты. Уенның темасы – Свияжск һәм Болгар тарихы” иде. Бу тема Татарстан халкы гына түгел бөтен ьөчен бик актуаль тема булып тора. Инде 20 елдан бирле бу уен шундый якты булып кала бирә.

Бөтен нәрсә Останкинодагыча оештырылган: 3 төсле юл, теоретиклар өчен медальләр, һәм  орденнар, Юрий Вяземский...

32 бала арасында Югары Ослан районыныд Яр Морквашы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Галия Кәримова да бар иде. Ул теоретиклар белән бергә үзенең яхшы белемен күрсәтте. Алга таба дауңышлар телик аңа!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International