Изге Троица бәйрәме – һәр провославный кеше өчен бик мөһим бәйрәм. Риваятҗләргә караганда, нәкъ шул көннән чын христиан диненә ышану башлана. Инде Троица сынамышлары һәм йолалары гасырлардан гасырларга күчеп килгән.
Быел бәйрәм 4 нче июньдә Матюшинода узды, теләгән бар халык сәүдә рәтләрендә үзләренә ошаган кулдан эшләнгән әйберләр, сарафаннар, күлмәкләр сатып алдылар.
Быел беренче тапкыр квас конкурсы узды. Аның тарихы еракларга барып бәйләнә һәм ул сәламәтлекне ныгыту өчен кулланылган. Клуб хезмәткәрләре төрле рецептлардан квас хәзерләп, бәйрәмгә килгән кешеләрне сыйладылар.
Халык бик күңелле ял итте: концерт карады, төрле уеннарда катнашты, бүләкләр алды.