Май аенда ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендә исерткеч эчемлекләрне ясау һәм сату буенча контроль Советының утырышы булып узды. Анда соңгы вакытта Татиарстанда савытларга тутырып сата торган исерткеч эчемлекләрне сату берничә тапкыр артуы турында сүз барды. Кайбер районнарда законсыз сатылган эчемлекләрдән агулану очраклары күбәйгән. Бу мәсьәләдә Югары Ослан районы да алгы планга чыккан.
Шуңа күрә алкоголь сатучыларны “халык контроленә” тапшыручыларга акчалата бүләк каралган.