Бүген, 11 нче октябрьдә, Югары Ослан авыл җирлеге бинасында район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны борчыган сораулары буенча кабул итте.
Халык җир бүлеп бирү мәсьәләләре, авылны төзекләндерү, “аварийный” агачларны кисү, контейнер мәйданчыклары хәле кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Һәрбер сорауга тулы җавап алынды.