Нәкъ менә шул 6 нчы июнь көнне 1799 нчы елда Мәскәүдә Пушкин туган. Аның әдәби мирасы безне бу көннәргә кадәр озатып килә.
Аның әкиятләре белән без укый белмәгән чорда ук танышабыз.
2011 нче елда Россия Президенты 6 нчы июнь- рус теле көнен билгеләп үтә торган көн икәнен игълан итте.
Безнең районның җәйге лагерьларында да бу көнне төрле чаралар белән уздырып җибәрделәр.
Бу көнне бар хаплык бөек рус шагыйрен искә төшерә. Исәнме, Пушкин! Исәнме, якты гений! Туган көнең белән!