Ягулык сезонына хәзерлек

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген, 7 нче июньдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты катнашында узган ягулык сезонына багышланган утырышта катнашты.

Аны премьер-мсинистр А.Песошин үткәрде. Төп доклад белән ТР ның торак-коммуналь хуҗалык, архитектура һәм төзелеш Министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

Ул ЖКХ ның стабильлеге халыктан җыйган акчадан торуга басым ясады.

Җылылык энергиясе балансы елга 45,6 млн. Гкал тәшкил итә.

2016 нчы елда 530 млн. 347,4 тыс. сумлык 9 инвестицион программа тормышка ашырылган. Ул программалар кысасында җылылык бирү челтәрләре төзелгән һәм реконструкцияләнгән, үзәк җылылык бирү пунктлары һәм котельныйлар автоматлаштырылган.

2017 нче елга тагын 413 млн. 474,9 мең сумга исәпләнгән  7 инвестицион программа расланган («Елабужское ПТС», ООО «Газпром теплоэнерго Казань» Бавлинский и Менделеевский филиалы, ОАО «Бугульминское предприятие тепловых сетей», ОАО «Зеленодольское предприятие тепловых сетей», АО «Казэнерго», ООО «РСК»).

ТР Презмиденты Р.Миңнеханов  җыллык сезонына хәзерлекне 15 нче сентябрьгә төгәлләргә йөкләмә бирде. Шул ук вакытта иң төп игътибарны социаль сферага юнәлтергә кирәклеген азсызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International