Җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен районның Яшьләр клбы тагын үзләренедң 3 сәгатьлек спорт-сәламәтләндерү программасын тәкъдим итә. Аны беренчеләрдән булып, Югары Ослан мәктәбе укучылары кулланды. Алар өчен шашка-шахмат, көрәш буенча мастер-класс, өстәл теннисы, аэробика, арт – терапия элементлары күрсәттеләр.
Тагын “Россия турында нәрсәләр беләбез?” дигән викторина да бик кызыксыну уятты.
Ахырдан иң яраткан нәрсә – бассейнда су коену.
Башка лагерь балаларын да көтеп калабыз!