Хөрмәтле социаль сфера хезмәткәрләре! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!
Сез беренчеләрдән булып кеше проблемаларын чишәргә алынасыз, аларны булдыра алган кадәр чишәргә тырышасыз.
Сезнең авыр һәм кешеләргә бик кирәкле профессиягез белем генә түгел, ә югары квалификация дә таләп итә: кеше авырлыгын тою, аңа ярдәм итү юлларын эзләү, аның турында кайгырту һәм ярдәм кулы сузу.
Мин ышанам: Сезнең мәрхәмәтле йөрәгегез, җылы кулларыгыз, кешеләргә карата мәхәббәтегез үзегезгә яңадан йөрәк җылысы һәм рәхмәт сүзләре булып кайтыр.
Сезгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет теләп калам!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов