6 нчы июньдә районның ЗАГС бүлеге игезәкләрне кабул итте. Алар – Радик Рзфкать улы һәм Ксения Геннадьевна Саттаровлар балалары – Рафаэль һәм Марсель. Бу гаиләнең алар беренче балалары.
ЗАГС хезмәткәрләре аларны беренче герб сурәте төшкән документ алулары белән котладылар. Бәхетле ата-анага РФ Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы Марат Зиатдиновның бүләкләрен тапшырдылар.