Казанда – конфедеация кубогы матчлары

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 8 нче июньдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты җитәкчелегендә үткән конфедеация кубогы матчларын оештыру утырышында булып кайтты. Аның эшендә премьер-министр А.Песошин, Министрлыклар һәм ведомстволар да катнашты.

Бу әһәмиятле чараны оештыру, спорт объектларының хәзерлек дәрәҗәсе турында ТР ның яшьләр һәм спорт министры В.Леонов чыгыш ясады.

Матчка кадәр 10 көн калган, 13-14 нче июньдә инде Казанга беренче командалар киләчәк (Мексика, Португалиядән). Казанда 4 матч узачак:

-    18 июнь - Мексика – Португалия,

-    22 июнь - Германия – Чили,

-    24 июнь – Мексика -  Россия,

-    28 июнь – ярымфинал.

Конфедерация Кубогының төп обүекты – “Казан – Арена” стадионы булачак.

Бу чарага 74 автобус, 700 волонтер юнәлтелгән. 5 телдә сайт эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International