Бүген макыл авлында янгыннан саклау буенча Апас отряды “Киләчәк иле” лагере балалары арасында Ачык ишекләр көне үткәрде.
Традиция буенча экскурсия иң кызык урыннан – янгын машиналары торган гараждан башланды. ОП башлыгы укучыларга янгын машинасының техник бүлекләре, җиһазлары турында күрсәтә-күрсәтә сөйләде. Янгыннан саклаучыларның киемнәрен күрсәтте. Аларның яшәү, ял итү бүлмәләрендә күрсәтеп йөрде.
Балаларга бу экскурсия бик ошады.