Бүген Югары Ослан авыл җирлегендә “Россия триколор”ы акциясе узды. “Җиңү волонтерлары” активистлары үтеп баручы Югары Ослан кешеләренә россия триколоры төшкән ленталар таратып йөрделәр. Шуның белән халык Россия көне килеп җиткәнлеген исенә төшерде.
Исегезгә төшерәбез! 12 нче июнь – Россия көнендә Ял һәм культура паркында мавыктыргыч программа һәм яшьләр өчен мини-футбол оештырыла.
Сезне бу чараларда катнашырга көтеп калабыз!