10 нчы июньдә “Свияжск калкулыкларында Геройлар узышы булып узды. Ачылыш церемониясендә ТР ның Яшьләр һәм спорт министры В.Леонов һәркайсына трассаны җәрәхәтләрсез генә узуларын теләде.
Министерство мәгълүматларына караганда ярышта 1000 ләп кеше катнашты. 10 км юлны 20 каршылык аша үтәргә кирәк иде.
Ярышта Александр Голубев җиңеп, Герой исеменә лаек булды. Ә тамашачылар шул ук вакытта төрле ял итү зоналарында да булдылар.