Район башлыгы Хадеевлар гаиләсен котлады

2017 елның 11 июне, якшәмбе

Введенка Бистәсендә яшәүче күп балалы Хадеевлар гаиләсенең күптәнге хыялы тормышка ашты: иске йорттан яңасына күчтеләр.

Бу гаилә 2010 нчы елда йортларын искергәнлеге өчен сүтеп аткач, яшәү урынсыз кала. Шуннан иске мәктәп бинасындагы бүлмәләрдә яши башлый. Күп бала белән бернинди шартлары булмаган йортта яшәве бик авыр була.

Барысын да исәпкә алып, район башлыгы аларга торак бүлеп бирергә дигән карарга килә.

Хәзер алар өр-яңа йортта яшиләр, куанычлары эчләренә сыймый, бар да бәхетле.

Барысы да яхшылык эшләүчеләргә зур рәхмәтен белдерә. Яхшы кешеләр, мәрхәмәтле кешеләр бар икән бит дөньяда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International