Район башлыгы Марат Зиатдинов Яңа Рус Мәмәтхуҗасында терлек сую цехы төзелеше белән кызыксынды.
Таможня таләпләре буенча терлек суюны махсус урыннарда гына башкарырга ярый. Мондый эшкә эшмәкәр Нияз Шарапов алынган һәм типовой бина да салдырып ята.
Хәзерге вакытта җиһазлар ремонтланган, электричество һәм су кергән, ярымфабрикатлар ясау өчен участок төзелә башлаган.
Эшмәкәр моның белән генә чикләнмичә бу цех янындаэре мөгезле терлек асрар өчен җир дә алган. Тиздән халык терлеген шунда гына суйдырачак.