Россия көне

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

12 нче июнь Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы дәүләт бәйрәме – Россия көнен билгеләп үтә.

Бу бәйрәм дөрестән дә барлык милләт вәкилләрен берләштерә.

Бу бәйрәм илебез үссен һәм чәчәк атсын өчен бар көчен куючы кешеләр бәйрәме.

Бүген, алдагы еллардагы кебек үк үсешне тынычлык һәм бердәмлек тәэмин итә.

Безнең илебез барыбыз өчен дә бер генә.

Аның белән безнең балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге бәйләнгән. Бу киләчәк барыбыз өчен дә бәхетле булсын, бәхет, шатлык, сәламәтлек белән тулып торсын.

Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International