Бүген бөтен Россия халкы Россия көнен билгеләп үтте.
Иртәдән үк спорт мәйданчыгы балалар тавышыннан яңгырап торды, чөнки анда бөтен район мәктәпләреннән төп чарага килүчеләр күп иде.
Иң беренче район башлыгы Марат Зиатдинов Президент котлавын җиткерде.
- Бу чыннан да дуслык һәм бердәмлек бәйрәме, - диде ул. Россиянең киләчәге яшьләр кулында. Без аларга бар өметебезне баглыйбыз!.
Шуннан соң яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар.
Бәйрәм футбол турниры белән тәмамланды.
Бәйрәмнең буеннан-буена Форпост отряды членнары триколор ленталары тараттылар.