Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Р. Гобәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы В.Раков, Башкарма комитетның социаль – экономик үсеш буенча урынбасары С.Козина, Роспотребнадзор идарәсенең район бүлеге башлыгы Р.Садыкова, ветеринария бүлеге башлыгы М.Зиятдинов район үзәгендә атна саен уза торган ярминкәне карап йөрделәр. Алар сату урыннарын, андагы шартларны карадылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләштеләр, аларның теләкләре белән кызыксындылар.
Ахырдан тиешле службаларга хезмәт шартларын яхшырту буенча йөкләмәләр бирелде.