25 нче майда республикада “Үз мәктәбеңә булыш!” дигән акция старт алды. Бу акциянең максаты – үзең тәмамлап чыккан мәктәпкә спонсорлык ярдәме күрсәтү: ремонт ясауда, кабинетларга җиһаз җитештерүдә, калган вак проблемаларны чишүдә булышу.
2016 нчы елда меценатлар рәвешендә Югары Ослан, Куралово, Шеланга, Матюшино, Мәйдан мәктәпләрен бетереп чыгучылар булышлык күрсәткән иде.
Һәр мәктәпнең уңышлы укучылары, яраткан укытучыларын күрәсе килгән төрле эшләрдә күп акчалар эшли торган укучылары бар. Укыган мәктәбегезгә кереп, аның проблемалары белән кызыксынып чыгыгыз. Үткәнне белгәннең киләчәге бар!
Акция 31 нче августка кадәр дәвам итәчәк.