Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекләргә кышкы азык хәзерләргә керештеләр.
Бүгенге көндә инде 800 гектар мәйданнан үлән хәзерләнде. Югары Ослан филиалы “ВЗП” механизаторлары сенаж салырга керештеләр. Макылның сенаж чокырында инде 1500 тонна сенаж салынган.
Икенче кышка район 29000 тонна азык хәзерләүне планлаштыра. Аның өчен 6493 гектар күпьеллык үлән һәм 2500 гектар 1 еллык үлән үсә торган басулар бар.