Ак халатлар – чиста йөрәкләр

2017 елның 16 июне, җомга

Медицина хезмәткәрләре көнендә Югары Ослан халкы ркультура йортына җыелды.

Үзләренең профессиональ бәйрәменә ак халатлы кешеләр яхшы нәтиҗәләр белән генә түгел, ә яхшы кәеф һәм иҗади бәйрәм программасы белән килделәр.

Ак халатлар, матур киемнәр, яңа уңышлар белән очрашты алар фойеда. Алар арасында элеккеге баш врач Юрий Чумаков та бар иде.

Алып баручылар Марина Машина һәм Алексей Ключников кунакларны җылы котладылар, аларга район башлыгы Марат Зиатдинов, баш врач А.Смирнов һәм Айрат Алиуллин кушылды.

Ветераннар үзләренең рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерә алмады, бик шат иде алар.

“Халык докторы” дигән исемгә район балалар поликлиникасы педиатры Гульнара Сабитова лаек булды.

Ак халатлы фәрештәләр бу көнне бик күт энергия җыеп таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International