”Ак чәчәкләр” конкурсы нәтиҗәләре

2017 елның 17 июне, шимбә

Республика башкаласында “Ак чәчәкләр” конкурсының йомгаклары билгеле булды.

Бу тантаналы чара Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет тетры бинасында Тр Президенты һәм район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында  узды.

Конкурска 5 номинация буенча 146 гариза бирелгән иде.

Безнең районнан анда Никольское авылы фельдшеры Алевтина Цыганова катнашып, финалга чыкты. Бу хәл 10 ел буе бара торган конкурста беренче тапкыр калкып чыкты. Аны озатып районнан баш врач, А.Смирнов, аның урынбасары А.Ключников һәм Яр Морувашы фельдшеры Т.Васильева бардылар.

А.Цыганова Президент кулыннан яңа автомобиль ачкычын алу бәхетенә иреште. Аңа шулай ук Татарстан санаторийларының берсенә путевка һәм ак чәчәкләр бүләк иттеләр.

Аның җиңүләре – нәтиҗәле эш үрнәге. Авыл җирендә дә шундый медицина хезмәткәрләре барлыгына без бик шат. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International