Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре һәм сәламәтлекне саклау ветераннары!
Бездән котлаулар һәм матур теләкләр кабул итегез!
Сәламәтлекне саклау – иң мөһим социаль тармак. Аннан районның киләчәге тора. Шуңа күрә профессиональ бурычны үтәү бик зур җаваплылык сорый.
Сез үз гомерегезне бик намуслы һәм җаваплы эшкә багышлагансыз, ул бик күп көч сарыф итүне сорый.
Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет, оптимизм, күңел көрлеге, һәм бетмәс энергия теләп калам!
Хөрмәт белән, Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдинов