2013 нче елдан бирле Министрлар Кабинеты карары нигезендә “Иң яхшы культура учреждениесе һәм хезмәткәре” дигән конкурс уздырыла.
Югары Ослан районыннан бу конкурска Килди авылы ның культура йорты мөдире Р.А.Мукаева кандидатурасы этәрелә.
Һәм бу кандидатура республикада җиңү яулый, чөнки бу авыл клубында бертуктаусыз төрле чаралар оештырыла. 2016 нчы елда гына да анда төрле катлам кешеләре өчен 187 чара үткәрелгән. Клуб кысаларында төрле жанр һәм юнәлеш буенча 11 түгәрәк эшләп килә.
Клуб мөдиренә бу эшләрне башкаруда художество җитәкчесе Т.Зинонованың өлеше зур.
Тагын да җади уңышлар телик аларга!