3 атнага – 24 җинаять!

2017 елның 20 июне, сишәмбе

29 нчы майдан 19 нчы июньгә кадәр Югары Ослан полициясенең дежур бүлегенә 239 гариза кергән. Аларның 214 е – җинаять эше.

Монда самокат, телефон, бакыр кабель, чаңгы, автомагнитола, электродвигатель – юлдагы бар әйбер кирәк урлаучыга.

Казан – Ульяновск , Уланово – Каратун юлындагы юл тамгалары да йортта кирәге чыга, күрәсең.

Караклар байларны түгел, ә эштәге гади халыкны һәм пенсионерларны ешрак талый. Андый йортларның ишекләрен карак тибеп кенә ача.

Йорт хуҗасы үзенең отпускасы турында бер кешегә дә алдан хәбәр итмәскә тиеш. Карак шуны гына көтеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International