27 млн кешенең гомерен алып киткән коточкыч хәлләргә дучар иткән Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган истәлек һәм кайгы көненә бик күп кеше җыелды.
21 нче июньдә 21.00 сәгатьтә Россия халкы белән бергә Югары Олан халкы да Геройлар Паркында “Истәлек шәме” дигән акциядә катнашты.
Анда район башлыгы урынбасары – С.Осянин, “Бердәм Россия” политсоветы җитәкчесе Ф. Янтыкова, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая һәм иҗтимагый оешмалар, укучылар, авыл халкы бар иде.
Бу акөия безнең арадан китүчеләр алдында баш ию, алар истәлегенә минутлык тынлык ясау өчен кирәк иде.