Кичә Республиканың мәктәптән тыш эшләр Үзәгендә туризм һәм туган якны өйрәнү юнәлешендәге өстәмә укыту программаларын яклау булып узды.
Безнең районнан анда “Яшь туристлар станциясе” өстәмә белем бирү учреждениесе директоры А.Халикова “Туризм – барыбыз өчен дә” дигән проект белән катнашты.
Апрельдән июньгә кадәр барлык экспертиза этапларын узып, үз номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды.
Котлыйбыз!