Робототехника буенча Бөтенроссия олимпиадасы ачылды

2017 елның 23 июне, җомга

Бүген Иннополис шәһәрендә Робототехника буенча Бөтенроссия олимпиадасы ачылды.

Россиянең 50 регионыннан 589 кеше Иннополис Университеты мәйданчыгына үзләренең инновацион идеяләрен якларга җыелды.

Олимпиаданың тантаналы ачылышында ТР ның информатизация буенча министры Роман Шәйхетдинов, Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Инополис мэры Руслан Шагалиев Университет директоры Кирилл Семенихин, Университет ректоры Александр Тормасов катнашты.

Р.Шәйхетдинов катнашучыларны Россия экономикасын үстерүдә актив позициядә булулары өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International