Хөрмәтле статистика хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Безнең илебездә статистика бик мөһим роль башкара. Статистлар хәзерге тормышның бөтен сфераларын өйрәнәләр. Алынган мәгълүматлар аша экономика, мәгариф, медицина, социаль яклау сфераларында мөһим карарлар чыгарыла.
Информацион базаны формалаштыру өчен безнең район статистлары да бик профессиональ һәм җаваплы якын киләләр. Алар намус белән хезмәт итәләр.
Сезгә яңа уңышлар, хезмәттә тырышлык, бәхет һәм сәламәтлек телим!
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов.