Каникул вакытында 80 яшүсмер малайлар һәм кызларны “Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге” аша эшкә урнашты.
Җәй көне кемдер лагерьларда ял итә, кемдер Кара диңгезгә бара, ә кемдер акча эшли.
Бүгенге көндә Шелангадан 10 бала үзләренең мәктәп янын чистартырга эшкә урнашты.
Калган укучылар да шундый эш белән тәэмин ителгән.
Үзәк укучыларга эш кенә биреп калмый, аларга киләчәк профессия сайларга да булыша.
Ел башыннан бирле 197 бала профессиональ ориентация алды, белгечләр аларның нинди эшкә яраклы икәнлеген тест ярдәмендә билгелиләр.