26 нчы майда авыл җирлеге башлыклары җыелышы бик оператив һәм файдалы үтте. Сүз күбесенчә район территориясендәге чүп-чар өемнәре, яз буена урыныннан кузгалмаган кирәксез отходлар турында барды.
Ахметзянов Марсель, Ямбулатово авыл җирлеге башлыгы, Сакин Сергей – Коргуза аыл җирлеге башлыгы, Вальков Николай – Канаш авыл җирлеге башлыгы үзләренең авылларын һәм зиратларын төзек һәм чиста тоту буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Су белән тәэмин итү эшен башлык авыл халкы алдында бөтенләй күтәрмәгән. Аның өчен кисәтү бирелде.
Аннан соң З.З.Мингазов авыл җирлекләренең генераль планнары үзгәреше турында; Назарова Марина культура учакларын бердәм дәүләт реестрына кертү турында чыгыш ясадылар.
А.Савичев, гадәттәгечә, район сайтына яңалыклар һәм аның тәрҗемәсе проблемаларына туктады.