Яшьләр көне белән!

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Хөрмәтле кызлар һәм егетләр!

Яшь булу – актив булу, тормышны ярату, белемгә омтылу, авырлыклардан курыкмау, һаман эзләнүдә булу.

Без Югары Ослан районы үсешендә актив катнашучы, укуда зур үрләр яулаучы, фәнни һәм иҗади эшчәнлек алып баручы, төрле фестиваль һәм конкурсларда җиңүләргә ирешүче  яшьләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз.

Бик еш киләчәгебез яшҗләр өчен кирәк диләр, ә бүгенге көн дә бит – яшҗләребезнеке.

Яшьләр көнендә сезгә ирешелгән уңышларда гына туктап калмыйча, алга таба да яңа үрләр яулап, картаймыйча, сәламәт һәм бәхеттә яшәвегезне теләп калам. Бәйрәм белән!

Район башлыгы М.Г.Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International