Югары Ослан прокуратурасында налогларны түләү, пенсион, медицина, социаль страхованиенеләр белән шөгыльләнүче комиссия ФНС, пенсион фонд, җирле үзидарә хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы киңәшмә уздырдылар.
Киңәшмә барышында район территориясендәге оешмаларның вакытында налоглар түләмәве аркасында закон бозуга барулары турында җитешсезлекләр калкып чыкты. Алар бигрәк тә ч”Казан” чаңгы шуу комплексы җәмгыятендә икәнлеге ачыкланды. Алар 1 млн 246 мең сум бурычка батканнар, ә мөлкәт налогы 311 мең сум тәшкил итә.
Шулай ук “Заря” Агрофирмасында да пенсион фондка бурыч 1 млн. 335 мең сум тәшкил итә.