23 нче июньдә Коргуза культура йортында “Коргуза кызлары” вокал группасының 20 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бу коллектив үзенең яшәү чорында ТР ның кайсы гына почмакларында чыгыш ясамады, күпме кешегә бәхет һәм шатлык өләште, бәйрәм ясады.
Аларны котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин килде. Ул тәбрикләү сүзләре белән бергә Альбина Плохова, Владимир Алексеев, Анатолий Бакуниннарга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова Л.Абызова, Г.Коткова, Г.Бочковаларга Рәхмәт хатлары өләште.
Бу чара дәвамында коллективның иҗат тарихы яңадан бер кат кабатланды. Бик күп тәбрикләүләр, җырлар, биюләр, мәзәкләр – бар да булды бу көнне. Тагын да зур уңышлар һәм озын гомер телик бу вокалҗ ансамбльгә!