Кичә Макыл авылындагы Яшьләр һәм спорт клубында “Прорыв” һәм “Лидер” исемле 2 яшүсмер командасы футбол уенында ярышты.
Бу очрашуның максаты - яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, аларны спортка тарту, футбол төрен популярлаштыру.
Бик мавыктыргыч уеннан соң “Лидер” командасы 9:6 хисабы белән җиңде. Уенчыларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды.