Свияжск утравы турында китап күргәзмәсе

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Районның Үзәк китапханәсендә Свияжск утравы турында китап күргәзмәсе оештырылды.

Анда 1551 нче елда калкып чыккан борынгы утрауның тарихы турында материаллар урын алган. Казанны алгандагы каршылыклар вакытында Иван Грозный анда хәрби база төзетә. Ул вакытта Свияжск татар һәм мариларны христианлаштыру үзәкләренең берсе булган.

Бу күргәзмәдә храм, чиркәү, соборларның “Яңарыш” хәйрия фонды ярдәмендә яңартылуы вакыйгалары турындагы материаллар урын алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International