Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

27 июнендә Югары Ослан муниципаль районы Соболевский авыл җирлегендә Антоновлар гаиләсе Алексей  улы Иван һәм Михаил кызы Федосия алтын туйларын, Яковлевлар гаиләсе  Федор улы Владимир һәм Михаил кызы Ольга зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Юбилярлар бергә ярты гасырдан артык гомер иткәннәр . Аларның тормыш юлында роза чәчәкләре генә сибелмәгән, тормыш биргән барлык сынауларны һәм авырлыкларны  бергә үтеп, үзара мәхәббәтләренә тугрылыклы булып, лаеклы балалар үстереп, ныклы һәм тату гаиләләрен  саклап кала алалар.. Алар бер-берсен аңлап тыңлый беләләр. Һәр гаиләнең үз тарихы бик кызыклы . Юбилярлар искә төшерделәр: ничек танышканнарын, ничек  яшьлек туйларын үткәргәннәрен, балалар үстергәннәрен. Мондый гаиләләр үрнәк булып торалар.

Ирле-хатынлы юбилярларны ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Соболевский авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International