Районның 10 җәйге мәктәп лагерьлары эшен тәмамлады. Аларда 21 көн буена кече һәм урта яшьтәге балалар яшәде: күңелле уеннар уйнады, сәяхәтләргә йөрде, күтәренке энергия җыйды.
Ял вакытында берничә мәртәбә Казанга экскурсияләргә йөрелде, парк, музейларга барылды, Свияжск, Янки Купала, музейлары белән якыннанрак таныштылар, яшьләр клубындагы төрле түгәрәкләргә йөрделәр.
Балаларның әле алда күңелле җәйге каникул көннәре. Ә лагерь өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәтен белдерә алар.