“Свияга” спорт комплексында Җәядән ату буенча Россия Чемпионаты дәвам итә.
Икенче көнне җәядән атучылар ирләр арасында микст буенча 2 комплект медаль өчен ярыштылар. Татарстанлылар пьедисталга 3 тапкыр менделәр: 2 көмеш һәм 1 алтын медаль өчен.
Артем Копыстынский вице-чемпион булып танылды.
РоссияЧемпионатының бронза медаленә Липецкидан Максим Смыков лаек булды.
Тагын медальләр Светлана Крашенинникова, Сергей Глухов, Екатерина Субботина, Никита Егоров, Екатерина Звягинцева, Наталья Чистоваларга да насыйп булды.