Район башлыгының Сабантуй бәйрәме белән котлавы.

2017 елның 1 июле, шимбә


Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!

Сабан туе – күп гасырлар буена халкыбызның иң яраткан һәм иң көтеп алган бәйрәме булып кала. Чөнки ул йөрәкләрне җилкендерә торган дәртле бәйрәм. Җыр-моңнары, уен-көлкесе, кунакчыллыгы, мавыктыргыч  ярышлары, милли көрәшләре белән күңелләрне яулап ала ул. Төрле яшьтәге, төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләрне берләштерә ул.

Сабантуй – якты өметләр, елның бар яктан уңышлы булачагына ышану бәйрәме. Авыл халкы аны, хезмәт бурычларын уңышлы үтәп, горурланып, сөенеп, күтәренке күңел белән каршылый.

Без бүген җир-анабызда көнне - төнгә бәйләп хезмәт итүче данлыклы игенчеләребезгә, кыр батырларына олы рәхмәтлебезне белдерергә һәм тормыш символы – икмәккә дан җырларга җыелдык. Тиздән безнең кырларыбыз тигез, яшел уҗымнары, күз явын алырлык тулы башаклары белән сөендерер.

       Туган җиребезгә тугры булганыгыз, аны яратуыгыз, республикагызның имин тормышы турында даими кайгыртуыгыз  өчен рәхмәт сезгә, кадерле Югары Ослан халкы!
 
Авыл хезмәтчәннәрен, райондашларны һәм кунакларыбызны шушы шатлыклы, куанычлы бәйрәм белән котлыйм. Тынычлык, иминлек һәм башлаган эшләрегездә уңышлар телим.
         
Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, эшләрегезнең гөрләп алга баруын һәм туасы көнгә ышанычыгызның нык булуын теләп калам! Сабантуй бәйрәме биргән күтәренке кәеф ел буе сүрелмәсен! Сабантуйлар котлы булсын! Бәйрәм белән!

Марат Зиатдинов,
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International